«Күңел һәм ял өчен китап-журналлар»: җәйге уку залы (12+)

1 июнь, Балаларны яклау көнендә, электән килгән яхшы гадәт буенча, 1 нче санлы китапханә шәһәрнең «Театр» ял паркына чыкты һәм «Күңел һәм ял өчен китап-журналлар» күргәзмәсен әзерләде. Җәйге уку залы – паркта йөргәндә вакытны күңелле һәм файдалы итеп уздыру өчен менә дигән мөмкинлек. 

Кызыклы викториналар, кызык шигырьләр оештыручылар тирәсенә төрле яшьтәге кешеләрне җыйды. Бу гаҗәеп, кояшлы июнь көнендә әниләр, әбиләр, бабайлар балалары һәм оныклары белән бергә тагын бер кат китаплар дөньясы белән танышып кына калмады, ә күңел күтәренкелеге һәм бик күп уңай тәэсирләр дә алды.  

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: